Син минем җанымнан җуелмый…

Син минем җанымнан җуелмый,
Гасырдан гасырга күчәсең.
Хәтерем капкасын каерып,
» Кылт» итеп исемә төшәсең.

«Көтмәдең» Ни диим?! Аңламыйм
Мәгънәсен соңарган сүзләрнең.
Юк, сине түгел бу, шашынып сагыну
Яшьлекнең ямь-яшел күзләрен!..

Күлләрдә коенган йолдызның
Күкләргә чигелгән чалымы.
Сагынам! Төн төсле караштан
Җан тулы ярату давылын!..

Көрт ерып язларга йөгергән
Үземне сагынам! Соң чиктә…
Яшьлегем сагынам… Ә сине?!. Ни диим?!
Бул гына бу җирдә! Шул җитә!

Бер гасыр аздыр шул сөюгә…
Яратып туярга гомер аз!..
Кай фасыл күңелдә?! Аермыйм…
Урамда күптәннән карлы яз!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт